Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Канун 28:15
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 15 Ләкин син Аллаһың Йәһвәне тыңламасаң һәм аның мин сиңа үтәргә кушкан бар әмерләрен вә кагыйдәләрен җентекләп үтәмәсәң, сиңа мондый ләгънәтләр төшәр:+

  • Канун 28:23
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 23 Күкләрең бакыр кебек һәм җирең тимер кебек булыр.+

  • 1 Патшалар 8:35, 36
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 35 Синең алда бертуктамый гөнаһ кылганнары өчен+ күкләр ябылып, яңгырлар яумый башлагач,+ алар шушы урынга карап дога кыла һәм исемеңне данлый башласа һәм син аларны басынкыландырганга* гөнаһ кылудан туктаса,+ 36 син аларны күкләрдән ишетче һәм хезмәтчеләреңнең — халкың Исраилнең гөнаһын кичерче, йөрергә тиешле юлга бастырчы+ һәм халкыңа мирас итеп биргән җир өстенә яңгыр яудырчы.+

  • 2 Елъязма 7:13, 14
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 13 Мин күк капкаларын ябып, яңгырларны туктаткач, саранчаларга җир өстендәге үсемлекләрне ашап бетерергә кушкач һәм халкыма кизү җибәргәч, 14 минем исемем белән аталган халкым+ үзен басынкыландырып,+ миңа дога кылса, мине эзләсә һәм үзләренең яман юлларын калдырса,+ мин аларны күктән ишетеп, гөнаһларын ярлыкармын һәм җирләрен савыктырырмын.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу