-
Саннар 21:33, 34Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
33 Аннан соң алар борылып, Баша́н юлыннан киттеләр. Ә Башан патшасы Ог+ бөтен халкы белән Әдрә́й янында аларга каршы сугышыр өчен чыкты.+ 34 Йәһвә Мусага болай диде: «Аңардан курыкма,+ чөнки мин аны, аның бар халкын һәм аның җирен синең кулыңа бирәм,+ һәм син аңа Хишбунда яшәгән аморлылар патшасы Сихонга эшләгәнне эшләрсең».+
-
-
Канун 3:3Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
3 Һәм Аллаһыбыз Йәһвә Башан патшасы Огны да, бөтен халкы белән бергә, безнең кулга бирде, һәм без аларны кырып бетердек, аның халкыннан берәү дә исән калмады.
-
-
Йошуа 9:9, 10Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
9 Моңа алар болай диде: «Синең хезмәтчеләрең Аллаһыгыз Йәһвәнең исеменә карата хөрмәт йөзеннән бик ерак җирдән килде,+ чөнки без аның даны турында һәм Мисырда башкарган бар эшләре турында ишеттек.+ 10 Без шулай ук аның Үрдүннең теге ягында* яшәгән аморлыларның ике патшасына — Хишбу́н патшасы Сихонга+ һәм Аштаротта яшәгән Баша́н патшасы Огка+ ни эшләгәнен дә ишеттек.
-