-
Хакимнәр 14:11Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
11 Ул килгәч, аның белән булсыннар өчен, аңа 30 кияү егете бирделәр.
-
-
Хакимнәр 15:1, 2Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
15 Берникадәр вакыт үткәч, бодай уру вакытында Шимшо́н үз хатыны белән күрешергә дип килде һәм үзе белән яшь кәҗә алды. Ул: «Хатыным янына, йокы бүлмәсенә* керим әле»,— диде. Ләкин хатынның атасы аңа керергә рөхсәт итмәде. 2 Ул аңа: «Син аны күралмыйсыңдыр дип уйладым мин.+ Шуңа күрә аны синең кияү егетеңә бирдем.+ Аның сеңелесе аңардан ягымлырак түгелме соң? Алмашка аны алчы»,— диде.
-