-
Канун 9:1–3Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
9 Исраи́л, тыңла! Син бүген Үрдүнне кичеп,+ үзеңнән бөегрәк һәм көчлерәк халыкларны,+ бөек һәм күкләргә кадәр ныгытылган* шәһәрләрне+ басып алырга барасың. 2 Андагы халык — анаклылар уллары+ көчле һәм озын буйлы, алар турында син беләсең һәм: „Ана́к улларына кем каршы тора ала?“ — диелгәнне ишеттең. 3 Шуңа күрә бел: Аллаһың Йәһвә синең алда барыр.+ Ул — йотып алучы ут,+ һәм ул аларны юк итәр. Ул аларны күз алдыңда буйсындырыр, һәм син аларны, нәкъ Йәһвә вәгъдә иткәнчә, тиз куып чыгарып, юк итә алырсың.+
-