Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Ишмуил 5:2
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 2 Әле Шау́л безнең өстебездән идарә иткәндә, син Исраилне хәрби походларга алып бара торган идең,+ һәм Йәһвә сиңа: „Син халкым Исраилнең көтүчесе һәм җитәкчесе булырсың“+,— дигән иде».

  • 1 Елъязма 17:7–10
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 7 Хезмәтчем Давытка болай диген: „Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең сүзе мондый: „Син халкым Исраилнең җитәкчесе булсын өчен, мин сине сарык утарларыннан, көтү көткән җирләрдән алдым.+ 8 Кая гына барсаң да, мин синең белән булырмын,+ синең алдыңда дошманнарыңны юк итәрмен,+ исемеңне җир йөзендәге олуг кешеләрнең исемедәй бөек итәрмен.+ 9 Мин халкым Исраил өчен урын бүлеп бирермен һәм аларны шунда урнаштырырмын. Алар шунда яшәр һәм бүтән инде борчу-кайгы күрмәс. Явыз бәндәләр аларны моңарчы җәберләгән кебек җәберләмәс*+ 10 һәм Исраил өстеннән хакимнәр куелган көннәрдәге+ кебек җәфаламас. Мин бар дошманнарыңны синең аяк астына салырмын.+ Алай гына да түгел, сиңа тагын шуны әйтим: „Йәһвә сиңа йорт* торгызыр“.

  • 1 Елъязма 28:4
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 4 Шулай да Исраи́л Аллаһысы Йәһвә, мин Исраилдә мәңге патша булсын өчен, атам йортындагыларның һәммәсеннән мине сайлап алды.+ Мине бөтен Исраил өстеннән патша итеп билгеләр өчен, ул җитәкче итеп Яһүдне сайлады+ һәм Яһүд йорты — атам йорты арасыннан,+ атамның уллары арасыннан мине хуп күрде.+

  • Зәбур 78:70, 71
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 70 Ул үз хезмәтчесе Давытны сайлады,+

      Аны сарык утарларыннан алды,+

      71 Бәрәннәрен имезгән сарыкларны караган хезмәтчесен чакырды.

      Ул аны үз халкы Ягъкуб өстеннән —

      Үз мирасы Исраил өстеннән көтүче итеп куйды.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу