Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Елъязма 17:23–27
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 23 Һәм хәзер, и Йәһвә, хезмәтчең һәм аның йорты турында әйткән вәгъдәң тормышка ашсын иде, һәм ул дәверләр буе гамәлдә калсын иде. Барысын үз вәгъдәң буенча эшләче.+ 24 Кешеләр: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә — Исраил Аллаһысы — чыннан да Исраилнең Аллаһысы“,— дисеннәр өчен, исемең-даның какшамас булсын һәм мәңге югарылансын.+ Хезмәтчең Давыт йорты синең алдыңда нык торсын иде.+ 25 Аллаһым, син үз хезмәтчеңә йорт* торгызырга ниятеңне ачтың бит. Шунлыктан хезмәтчең сиңа шушы догада ышаныч белән мөрәҗәгать итә дә. 26 И Йәһвә, син хак Аллаһы, һәм син үз хезмәтчеңә барлык бу яхшылыкны кылырга вәгъдә иттең. 27 Шуңа күрә хезмәтчеңнең йортын фатихалау күңелеңә хуш килсен иде һәм хезмәтчеңнең йорты синең алдыңда мәңге торсын иде, чөнки син, и Йәһвә, хезмәтчеңнең йортын фатихалап торасың, һәм ул мәңге фатихалы булыр».

  • Зәбур 89:20
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 20 Мин хезмәтчем Давытны таптым,+

      Аны изге маем белән майладым.+

  • Зәбур 89:28
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 28 Мин аңа карата тугры мәхәббәтемне мәңге саклармын,+

      Аның белән төзегән килешүем беркайчан да өзелмәс.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу