22 Давыт, аннан китеп,+ Адулла́м мәгарәсенә качты.+ Абыйлары һәм атасының бөтен йорты, моның турында ишеткәч, аның янына килде. 2 Аның янына бәлагә очраган, бурычлы һәм күңелләрендә ачу-үпкә булган кешеләрнең барысы җыелды, һәм ул аларга башчы булып китте. Аның белән 400 ләп кеше бар иде.