-
Хакимнәр 9:50–53Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
50 Аннары Әбумәлик Тебескә китте. Ул Тебе́с белән сугышыр өчен лагерь корып урнашты һәм аны яулап алды. 51 Шәһәр уртасында бер нык манара тора иде. Бөтен ир-атлар белән хатын-кызлар һәм шәһәрнең бөтен җитәкчеләре шунда качып, бикләнде һәм манараның түбәсенә менде. 52 Әбумәлик манара янына килде һәм аңа һөҗүм итте. Ул, манарага ут төртер өчен, аның керү урынына якынлашты. 53 Шунда хатыннарның берсе өстән Әбумәликнең башына тегермән ташы ыргытты һәм аның баш сөяген ватты.+
-