-
1 Ишмуил 31:11–13Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
11 Ябе́ш-гила́д+ халкы филистилеләрнең Шаул белән ни эшләгәнен ишеткәч, 12 бөтен сугышчылар тордылар да, төне буе барып, Бәйтшанга килеп җиттеләр. Алар Шаул белән улларының гәүдәләрен дивардан салдырып, Ябешкә алып кайттылар һәм шунда яндырдылар. 13 Аннары аларның сөякләрен алып,+ Ябештә тамариск агачы төбенә күмеп куйдылар+ һәм җиде көн буе ураза тоттылар.
-