Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Йошуа 15:1
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 15 Яһүд кабиләсенә, аларның гаиләләре өчен бүлеп бирелгән җир шул булды:+ Эдо́м+ чигенә кадәрге җирләр, Сыйн чүле һәм көньяк чигенә кадәр Нәге́б.

  • Йошуа 15:8
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 8 Чик Һинно́м улы үзәненә,+ йәвүслеләрнең+ көньяк тау битенә, ягъни Иерусалимга+ күтәрелде, аннары ул рефалылар үзәненең төньяк кырыенда торган, Һинном үзәненең көнбатыш ягына караган тау башына күтәрелде.

  • 2 Ишмуил 5:22
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 22 Соңрак филистилеләр кабат рефалылар үзәненә+ килеп, үзән буйлап таралды.

  • 1 Елъязма 11:15–19
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 15 Утыз башлыкның өчесе кыяга — Адулла́м мәгәрәсенә+ яшеренгән Давыт янына килде. Ул вакытта филистилеләр гаскәре рефалылар үзәнендә лагерь корып урнашкан иде.+ 16 Давыт ул вакытта яшерен урында, ә филистилеләрнең гарнизоны Бәйтлеһемдә иде. 17 Шулчак Давыт, бик нык сусап: «Их, Бәйтлеһе́м+ капкасы янындагы сулыктан бер генә йотым су эчәсе иде!» — диде. 18 Шунда шул өчәү филистилеләр лагерена бәреп керделәр дә Бәйтлеһем капкасы янындагы сулыктан Давытка су алып килделәр. Әмма Давыт, судан баш тартып, аны Йәһвә алдында җиргә түкте. 19 Ул: «Ничек инде мин бу суны эчим?! Бу бит Аллаһым алдында акылга сыймаслык нәрсә! Минем өчен үз җаннарын куркыныч астына куйган кешеләрнең канын эчиммени?+ Алар бит суны үз җаннарын куркыныч астына куеп алып килде»,— диеп, бу суны эчүдән баш тартты. Аның өч гайрәтле сугышчысы менә шундый эшләр кылды.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу