-
1 Елъязма 11:22–25Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
22 Йода́й улы Бина́й+ батыр кеше* иде. Ул Кабсиилдә+ күп каһарманлык кылды. Ул Моабтан булган Әриилнең ике улын үтерде һәм кар яуган көнне, су чокырына төшеп, арысланны үтерде.+ 23 Ул шулай ук гаять зур бер мисырлыны да үтерде. Аның буе 5 терсәк* иде.+ Мисырлының кулындагы сөңгесе күшә баганасы* шикелле булса да,+ ул аңа каршы таяк белән чыгып, кулыннан сөңгесен тартып алды да шул сөңге белән аның үзен үтерде.+ 24 Йодай улы Бинай менә шундый эшләр кылды. Ул теге өч гайрәтле сугышчы ирешкән данга ия булды. 25 Теге 30 кешедән күренеклерәк булса да, ул өч гайрәтле сугышчының+ дәрәҗәсенә ирешмәде. Шулай да Давыт аны үзенең тән сакчылары башлыгы итеп билгеләде.
-