-
Йәзәкил 41:6, 7Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
6 Кырый бүлмәләр өч кат итеп салынган иде. Бер кат өстеннән икенчесе иде. Һәр катта 30 кырый бүлмә иде. Бүлмәләр өрлекләр ярдәмендә тора иде. Өрлекләр үзләре гыйбадәтханә стенасы тирәли чыгып торган урыннарга куелган иде, әмма гыйбадәтханәнең стенасына кертелмәгән иде.+ 7 Гыйбадәтханәнең ике ягыннан бормалы корылма* бар иде. Ул өске бүлмәләргә алып бара иде.+ Күтәрелгән саен ул киңәя бара иде. Кат саен — астагы каттан уртадагы кат аша иң югары катка кадәр — бүлмәләр дә киңәя бара иде.
-