-
2 Елъязма 3:10–13Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
10 Аннары ул Иң изге бүлмәдә* ике керубим сыны ясады һәм аларны алтын белән каплады.+ 11 Керубим канатларының+ тулаем озынлыгы 20 терсәк иде. Керубимнең бер канаты 5 терсәк иде һәм йортның стенасына тиеп тора иде. Аның икенче канаты да 5 терсәк иде һәм икенче керубимнең канатына тиеп тора иде. 12 Икенче керубимнең канаты да 5 терсәк иде һәм йортның стенасына тиеп тора иде. Аның икенче канаты да 5 терсәк иде һәм беренче керубимнең канатына тиеп тора иде. 13 Шул керубимнәрнең җәелгән канатларының озынлыгы 20 терсәк иде. Алар йөзләре белән эчкә* таба карап, аягүрә басып тора иде.
-