-
2 Елъязма 4:18–22Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
18 Сөләйман моның барысын гаять күп күләмдә ясады. Күпме бакыр киткәнлеге билгеле дә түгел иде.+
19 Сөләйман Аллаһы йорты өчен мондый нәрсәләр ясады:+ алтын мәзбәх,+ багышланган икмәкләр өчен алтын өстәлләр;+ 20 бирелгән күрсәтмәләр буенча иң түр бүлмә алдында кабызу өчен саф алтыннан шәмдәлләр+ һәм аларның яктырткычларын; 21 алтыннан — иң саф алтыннан — чәчәкләр, яктырткычлар, кыскычлар; 22 саф алтыннан филтә кискечләре, табаклар, касәләр һәм ут савытлары; йортның алтыннан ясалган ишекләрен, ягъни Иң изге урынның ишекләрен,+ шулай ук гыйбадәтханә* ишекләрен+ ясады.
-