33 Алар ишәк баласын бәйдән ычкындыра башлагач, аның хуҗалары: «Ни өчен сез ишәк баласын бәйдән ычкындырасыз?» — дип сорады. 34 «Ул Хуҗабызга кирәк»,— диделәр алар 35 һәм аны Гайсә янына китерделәр. Аннан соң алар ишәк баласы өстенә өс киемнәрен салып, аның өстенә Гайсәне утырттылар.+