-
2 Елъязма 6:14–17Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
14 болай диде: «И Исраил Аллаһысы Йәһвә, күктә дә, җирдә дә синдәй Аллаһы юк! Син үз килешүеңне бозмыйсың һәм үзеңә бөтен йөрәкләре белән хезмәт иткән хезмәтчеләреңә карата тугры мәхәббәтеңне күрсәтеп торасың.+ 15 Син үз хезмәтчеңә — әтием Давытка биргән вәгъдәңне үтәдең.+ Син телең белән сүз биргән идең, бүген исә аны үз кулың белән тормышка ашырдың.+ 16 Һәм хәзер, и Исраил Аллаһысы Йәһвә, үз хезмәтчеңә — әтием Давытка: „Син минем ихтыярым буенча яшәгән кебек, синең улларың да минем кануным буенча яшәп, үз юлларын күзәтсәләр генә, синең токымнарың Исраил тәхетендә мәңге утырачак“+,— дип әйткән вәгъдәңне үтә.+ 17 И Исраил Аллаһысы Йәһвә, хезмәтчең Давытка биргән вәгъдәң чынга ашсын иде.
-