Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Елъязма 2:6
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 6 Аның өчен йорт төзү эше кемнең кулыннан килсен?! Күкләр, хәтта биек күкләр дә аны сыйдыра алмый!+ Ә инде аңа йорт төзергә кем соң мин? Мин аңа бары корбаннар төтәтү урыны гына төзи алам.

  • 2 Елъязма 6:18–21
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 18 Әмма Ходай кешеләр белән бергә җирдә яшәрме соң?!+ Күкләр, хәтта биек күкләр дә, сине сыйдыра алмый.+ Ә мин төзегән шушы йорт турында әйтәсе дә юк!+ 19 И Йәһвә Аллаһым, хезмәтчеңнең догасына һәм мәрхәмәт* күрсәтү турындагы үтенеченә колак салчы, ярдәм сорап ялваруымны һәм хезмәтчеңнең сиңа әйткән догасын ишетче. 20 Хезмәтчеңнең бу урынга таба борылып әйткән догасын ишетер өчен, күз карашың көн дә, төн дә бу йортка юнәлгән булсын иде. Син бит бу урын турында, монда минем исемем булачак, дигән идең.+ 21 Хезмәтчеңнең ярдәм сорап ялваруларын һәм халкың Исраилнең шушы урынга таба борылып дога кылганда белдергән ялваруларын кабул итче+ һәм үзеңнең яшәү урыныңнан, күкләрдән ишетче;+ әйе, ишетче һәм кичерче.+

  • Никами 9:6
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 6 Йәһвә, син генә хак Аллаһы.+ Син күкләрне, әйе, иң биек күкләрне һәм аның бар гаскәрен, җирне һәм андагы бар нәрсәне, диңгезләрне һәм алардагы бар нәрсәне барлыкка китердең. Син моның барысын исән килеш саклыйсың. Күкләр гаскәре сиңа сәҗдә кыла.

  • Рәсүлләр 17:24
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 24 Дөньяны һәм андагы һәр нәрсәне бар иткән Аллаһы — ул күк белән җирнең Раббысы.+ Ул кеше кулы төзегән гыйбадәтханәләрдә яшәми,+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу