-
2 Елъязма 9:1, 2Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
9 Шеба́ иленең патшабикәсе,+ Сөләйманның даны турында ишеткәч, Сөләйманны башваткыч сораулар* белән сынар өчен Иерусалимга килде. Ул шактый күп яраннары* белән, бәлзәм, күп-күп алтын+ һәм асылташлар төялгән дөяләр белән килде. Ул Сөләйман янына кереп, аның белән күңелендә булган бөтен нәрсәләр турында сөйләште.+ 2 Сөләйман аның бар сорауларына җавап бирде. Сөләйман аңа аңлатып бирә алмаган бер генә сорау да булмады.
-