-
2 Елъязма 10:1–4Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
10 Рихәбә́м Шехемгә+ китте, чөнки бөтен Исраи́л аны патша итеп куяр өчен шунда җыелган иде.+ 2 Бу хакта ишеткәч, Нәба́т улы Йәрәбә́м+ Мисырдан үз иленә кайтты. (Ул Сөләйман патша аркасында Мисырга качып киткән иде).+ 3 Шунда аның артыннан кеше җибәрделәр. Йәрәбәм һәм бөтен Исраил җыелышы Рихәбәм янына килеп, болай диде: 4 «Әтиең өстебезгә авыр йөк салды.+ Син исә әтиең безгә йөкләгән авыр хезмәтне җиңеләйт һәм өстебезгә салган зур* йөкне кимет, шулчак без сиңа хезмәт итәрбез».
-