-
1 Ишмуил 8:11–18Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
11 Ул аларга болай диде: «Сезнең белән идарә итәчәк патшаның шуны таләп итәргә хакы булыр:+ ул сезнең улларыгызны үзенә алып,+ берәүләрне арбаларын йөртергә,+ икенчеләрен җайдаклары булырга,+ ә башкаларны арбалары алдыннан чабып барырга билгеләр. 12 Ул үзенә хезмәткә меңбашлары,+ иллебашлары+ алыр, кайберәүләр аның басуларын сукалар,+ ашлыгын урыр,+ сугыш кораллары белән арба җиһазлары ясар.+ 13 Ул сезнең кызларыгызны мазь* ясаучылар, аш пешерүчеләр һәм икмәкчеләр+ итеп билгеләр. 14 Иң яхшы басуларыгызны, йөзем һәм зәйтүн үскән бакчаларыгызны+ сездән алып, үз хезмәтчеләренә бирер. 15 Ул иген кырларыгызның, йөзем бакчаларыгызның уннан бер өлешен үз түрәләре белән хезмәтчеләренә тапшырыр. 16 Ул хезмәтчеләрегезне, көтүегездәге иң яхшы хайваннарны һәм ишәкләрегезне алып, үзендә эшләтер.+ 17 Ул вак терлегегезнең уннан бер өлешен алыр,+ һәм сез аның хезмәтчеләре булып китәрсез. 18 Әмма килер бер көн, сез үзегез өчен сайлап алган патшагыз аркасында кычкырып еларсыз,+ ләкин Йәһвә сезгә ул көнне җавап бирмәс».
-