-
2 Патшалар 7:1, 2Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
7 Шулчак Илиша́ болай диде: «Йәһвә сүзен тыңлагыз. Йәһвә менә нәрсә ди: „Иртәгә шушы вакытлар тирәсендә Сама́рия капкалары янында* бер са́та* иң яхшы он — бер шәкыл,* ике са́та арпа да бер шәкыл торачак“».+ 2 Шунда патшаның таянычы булган ярдәмчесе Аллаһы кешесенә: «Йәһвә хәтта күк капкаларын ачса да, бу мөмкинме соң?»+ — дип әйтте. Илиша моңа: «Син моны үз күзләрең белән күрерсең,+ әмма бернәрсә дә ашамассың»+,— дип җаваплады.
-