-
2 Патшалар 4:32–35Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
32 Илиша йортка кергәндә, үлгән малай аның ятагында ята иде.+ 33 Ул кереп, артыннан ишекне япты да Йәһвәгә дога кыла башлады.+ 34 Аннары ул ятакка менеп, бала өстенә ятты. Ул үзенең авызын аның авызына, күзләрен аның күзләренә һәм кулларын аның кулларына куеп, шул хәлдә ята бирде, һәм баланың тәне җылына башлады.+ 35 Илиша торып, өй буйлап тегендә-монда йөрергә тотынды, ә аннары ятакка менеп, кабат малай өстенә ятты. Шунда тегесе җиде тапкыр төчкерде дә күзләрен ачты.+
-