-
Чыгыш 32:26, 27Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
26 Шунда Муса тукталу урынының капкасы алдына басты да: «Кем Йәһвә яклы? Минем янга килсен!»+ — диде. Һәм бөтен ле́вилеләр аның янына җыелды. 27 Ул аларга: «Исраил Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Һәрберегез кылычын таксын да бөтен тукталу урыны буйлап бер капкадан икенче капкага кадәр үтеп чыксын һәм үзенең туган-тумачасын, күрше-күләнен һәм дус-ишен үтерсен“»,— дип әйтте.+
-
-
Канун 13:6–9Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
6 Әгәр абый-энең — әниеңнең улы, я улың, я кызың, я сөекле хатының, я иң якын* дустың сине яшертен генә вәсвәсәләргә тырышып: „Әйдә, башка илаһларга хезмәт итик“,— дисә,+ үзең дә, ата-бабаларың да белмәгән илаһларга, 7 җирнең бер читеннән икенчесенә кадәр яшәгән халыкларның — яныңда яшиме алар я ерактамы — илаһларына хезмәт итәргә чакырса, 8 син аңа бирешмә һәм аны тыңлама,+ аны жәлләмә дә, кызганма да, яклама да, 9 ә, һичшиксез, аны үтер.+ Аны үтерүдә синең кулың беренче, ә бөтен халыкның кулы синекеннән соң булсын.+
-