-
2 Елъязма 23:1–3Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
23 Җиденче елны Йода́й рухани, кыюлык белән эш итеп, йөзбашлары Йәрәхи́м улы Азария́, Йәһухәна́н улы Исмәгы́йль, Оби́д улы Азария́, Ада́й улы Маасия́ һәм Зикри́ улы Илишафа́т белән килешү төзеде.+ 2 Шуннан соң алар, Яһүд җирен йөреп чыгып, Яһүд шәһәрләрендәге ле́вилеләрне+ һәм Исраилдәге нәсел башлыкларын бергә җыелырга чакырды. Алар Иерусалимга килгәч, 3 җыелганнарның һәммәсе дә Аллаһы йортында патша белән килешү төзеде.+ Аннары Йодай аларга болай диде:
«Йәһвә Давыт уллары турында вәгъдә иткәнчә, хәзер патша улы идарә итәчәк.+
-