39 Садыйк рухани, чатырдан+ май+ салынган мөгезне алып, Сөләйманны майлады.+ Аннары алар мөгез кычкыртты, һәм бөтен халык: «Сөләйман патша яшәсен!» — дип кычкыра башлады. 40 Шуннан соң бөтен халык флейта уйнап, шатлана-шатлана Сөләйманга ияреп китте, аларның тавышыннан җир ярылыр дәрәҗәгә җитте.+