12 Йәһвә Сио́н тавында һәм Иерусалимда бар эшләрен тәмамлагач, Ул Ассирия патшасына тәкәбберлеге һәм һавалы, горур карашы өчен җәза бирер.+ 13 Чөнки ул болай ди:
„Мин моны үз кулымның көче белән,
Үз зирәклегем белән башкарырмын, чөнки мин зирәк.
Мин халыкларның чикләрен алып куярмын,+
Аларның байлыкларын талармын,+
Андагы яшәүчеләрне куәтле кешедәй үземә буйсындырырмын.+