-
Ишагыя 37:23–25Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
23 Син кемне мыскыл итәсең,+ кемгә көфер сүзләр әйтәсең?
Кемгә тавышыңны күтәрәсең?+
Горур күз карашыңны кемгә төбисең?
Исраилнең Изге Аллаһысына!+
24 Хезмәтчеләрең аша син Йәһвәдән мыскыллап көләсең+ һәм болай дисең:
„Күпсанлы сугыш арбаларым белән
Мин тау башларына кадәр менәрмен,+
Ливанның иң ерак төбәкләренә кадәр җитәрмен.
Мин аның биек эрбет һәм иң яхшы артыш агачларын кисеп аударырмын,
Аның иң югары яшерен урыннарына, иң куе урманнарына керермен.
-