-
Левилеләр 25:4–6Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
4 Ә җиденче елны җир өчен Шимбә, җир өчен тулысынча ял итү елы, Йәһвәгә багышланган Шимбә булсын. Кырларыгызга орлык чәчмәгез һәм йөзем агачларының ботакларын кисмәгез. 5 Соңгы урак өстендә төшеп калган орлыклардан үсеп чыкканны урмагыз һәм ботаклары киселмәгән йөзем агачларының җимешләрен җыймагыз. Ул ел җир өчен тулысынча ял итү елы булсын. 6 Әмма сез җирнең Шимбәсе вакытында үсеп чыккан ризыкны ашый аласыз. Аны сез үзегез, сезнең ир һәм хатын хезмәтчеләрегез, ялланган хезмәтчеләрегез, сезнең белән яшәүче чит ил кешеләре ашый ала,
-