-
Марк 8:6–8Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
6 Шунда Гайсә халыкка җиргә утырырга кушты, ә үзе җиде икмәкне алды да, Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аларны сындыргалады. Ул икмәкне халыкка таратыр өчен шәкертләренә бирде, һәм тегеләре тарата башлады.+ 7 Аларның шулай ук берничә кечкенә балыгы да бар иде, һәм Гайсә, Аллаһыга рәхмәтләрен белдергәннән соң, аларны да таратырга кушты. 8 Барысы да туенгач, калган сыныкларны җыйдылар, һәм тулы җиде зур кәрзин булып чыкты.+
-
-
Яхъя 2:7–9Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
7 Гайсә аларга: «Савытларны су белән тутырыгыз»,— диде. Шуңа күрә алар савытларны мөлдерәмә итеп тутырдылар. 8 Шунда ул аларга: «Хәзер бераз чумырып алыгыз да туй башлыгына илтеп бирегез»,— диде. Алар илтеп бирделәр. 9 Шәрабның кайдан алынганын суны чумырып алган хезмәтчеләр генә белә иде, ә туй башлыгы белми иде. Шәрабка әйләндерелгән суны татып карагач, ул кияүне үз янына чакырып алды да
-