-
2 Ишмуил 5:6–10Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
6 Көннәрнең берендә патша үз кешеләре белән Иерусалимга килеп, шул җирдә яшәгән йәвүслеләргә+ каршы чыкты. Алар исә: «Син монда беркайчан да керә алмассың! Хәтта сукырлар һәм аксаклар да сине куып чыгарыр»,— диеп, Давыттан мыскыллап көлде. Алар: «Юк, Давыт монда һич керә алмас»,— дип уйладылар.+ 7 Шулай да Давыт Сио́н ныгытмасын яулап алды, һәм хәзер ул Давыт Шәһәре+ дип атала. 8 Давыт ул көнне: «Йәвүслеләргә һөҗүм иткән кеше, су туннеле аша үтеп, Давыт җаны нәфрәт иткән „сукырларны һәм аксакларны“ һәлак итсен»,— диде. Шуңа күрә: «Сукырлар һәм аксаклар беркайчан да йортка кермәячәк»,— дип әйтәләр дә. 9 Давыт шул ныгытмада яши башлады, һәм аны Давыт Шәһәре дип атадылар.* Давыт Милода*+ һәм шәһәрнең бүтән җирләрендә диварлар һәм корма-корылмалар төзергә кереште.+ 10 Давытның куәте үскәннән-үсә барды,+ һәм Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы аның белән булды.+
-