18 Сәруя́ улы,+ Йоһабның бертуганы Абиша́й+ бүтән өчәү арасында баш иде. Берчакны ул сөңгесе белән 300 кешене үтерде. Абишай теге өч гайрәтле сугышчының данына иреште.+ 19 Ул шушы өчәү арасында иң күренеклесе һәм алар өстеннән башлык булса да, беренче өч гайрәтле сугышчының дәрәҗәсенә ирешмәде.