-
Яратылыш 49:8–12Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
8 Яһүд,+ сине исә абый-энеләрең мактап телгә алыр.+ Дошманнарың синең кулыңа бирелер.*+ Әтиеңнең уллары сиңа сәҗдә кылыр.+ 9 Яһүд — арыслан баласы.+ Улым, тоткан хайванны ашагач, торып басарсың. Син, арыслан кебек, җиргә сузылып ятарсың. Аны торгызырга кемнең кыюлыгы җитәр? 10 Бөтен халыклар буйсынырга+ тиешле Шило́* килгәнчегә кадәр,+ Яһүдтән скипетр* да, табаннары арасыннан идарәче таягы да тартып алынмаячак.+ 11 Ишәген йөзем агачына, ишәк баласын иң яхшы йөзем агачына бәйләп куеп, ул үз киемнәрен шәрабта — йөзем суында юачак. 12 Аның күзләре шәрабтан куе кызыл, тешләре сөттән ап-ак.
-