-
Яратылыш 49:22–26Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
22 Йосыф+ — җимешле агачның тармагы, чишмә буенда үсеп утырган, ботаклары стена өстен каплап алган җимешле агачның тармагы. 23 Укчылар аны йөдәтеп торды, аңа уклар атты һәм ачу саклады.+ 24 Шулай да аның җәясе нык булып калды,+ куллары көчле һәм җитез булды.+ Моны Ягъкубның кодрәтлесе, Исраилнең көтүчесе һәм таяныч ташы эшләде. 25 Ул* — әтиеңнең Аллаһысыннан бирелгән бүләк, һәм Аллаһы сиңа ярдәм итәр. Ул Чиксез Кодрәт Иясе белән бергә. Аллаһы сине югарыдан күкләр бәрәкәте белән, түбәннән тирәнлек бәрәкәте белән,+ күкрәк сөте һәм ана карыны бәрәкәте белән фатихалар. 26 Әтиеңнең фатихасы мәңгелек тауларның бәрәкәтеннән, какшамас калкулыкларның гүзәллегеннән өстен булыр.+ Ул Йосыф өстендә — абый-энеләре арасыннан сайлап алынганның баш очында булыр.+
-