-
Яратылыш 38:2–5Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
2 Анда Яһүд Шуа́ исемле кәнганлының кызын+ күрде һәм аны хатынлыкка алды. Аның белән якынлык кылгач, 3 хатыны балага узып, ир бала тапты. Яһүд аңа Ер+ дип исем кушты. 4 Аннары ул тагын балага узды һәм ир бала табып, аны Она́н дип атады. 5 Шуннан соң ул тагын бер угыл тудырды һәм аңа Шела́ дип исем кушты. Ул аны тудырганда, Яһүд Акзибтә+ иде.
-