-
Чыгыш 12:48Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
48 Әгәр сезнең арагызда чит ил кешесе яши икән һәм аның Йәһвәгә багышланган Пасах бәйрәмен үткәрәсе килә икән, аның гаиләсендәге һәр ир кеше сөннәтләнергә тиеш. Шуннан соң ул бу бәйрәмдә катнаша ала, ул җирле кеше кебек булып китәчәк. Ләкин сөннәтләнмәгән бер ир кешегә дә Пасах корбанын ашарга ярамый.+
-
-
Ишагыя 56:6, 7Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
6 Ә Йәһвәгә хезмәт итәр өчен,
Йәһвәнең исемен яратыр өчен+
Һәм аның хезмәтчеләре булыр өчен аңа гыйбадәт кылган чит ил кешеләрен,
Әйе, Шимбә көнен тотып аны нәҗесләмәгән,
Минем килешүемне тырышып үтәгән кешеләрнең барысын
7 Мин шулай ук изге тавыма китерермен,+
Алар дога кылу йортымда куаныр.
Аларның мәзбәхемдә китергән тулаем яндыру корбаннары һәм башка корбаннары кабул ителер.
Минем йортым бит бөтен халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр».+
-