-
1 Елъязма 28:12, 13Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
12 Ул аңа Аллаһы рухы тарафыннан бирелгән бөтен нәрсәләрнең: Йәһвә йорты ишегалларының,+ аның тирәли булырга тиешле бөтен аш бүлмәләренең, Аллаһы йорты хәзинәләренең һәм изгеләндерелгән* әйберләр хәзинәләренең+ сызымнарын бирде. 13 Ул аңа шулай ук руханиларның+ һәм ле́вилеләрнең төркемнәре турында, Йәһвә йортында гыйбадәт кылу белән бәйле вазифалар һәм Йәһвә йортындагы хезмәт өчен билгеләнгән барлык әйберләр турында күрсәтмәләр бирде.
-
-
2 Елъязма 8:14Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
14 Өстәвенә, ул руханилар төркемнәрен+ әтисе Давыт урнаштырган тәртип буенча хезмәткә билгеләде. Ле́вилеләргә дә, көндәлек тәртип буенча руханилар янында хезмәт итеп Аллаһыны мактасыннар өчен,+ вазифалар тапшырды. Капка сакчылары төркемнәрен+ ул төрле капкалар янына хезмәткә билгеләде. Моның барысын ул Аллаһы бәндәсе Давытның боерыгы буенча эшләде.
-