Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Ирмия 25:12
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 12 „Әмма 70 ел үткәч,+ мин Бабыл патшасын һәм шул халыкны гөнаһлары өчен җавапка тартырмын*+,— ди Йәһвә.— Мин калдайлылар җирен буш, ташландык җир итәрмен, һәм дәверләр буе шулай булыр.+

  • Ирмия 29:14
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 14 Мин сезгә үземне табарга мөмкинлек бирермен+,— дип әйтә Йәһвә.— Әсирлектә булган кешеләрегезне җыярмын, сезне үзем тараткан бар халыклардан һәм җирләрдән бергә җыярмын+,— ди Йәһвә.— Мин сезне сөргенгә җибәргәнчегә кадәр үзегез яшәгән җиргә кире кайтарырмын“.+

  • Ирмия 33:10, 11
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 10 «Йәһвә болай ди: „Бу урында (ә сез аны кеше дә, мал да яшәми торган буш урын дип атарсыз) — Яһүд шәһәрләрендә һәм кешесез дә, яшәүчесез дә, малсыз да калган Иерусалим урамнарында — 11 тантаналы һәм шатлыклы тавышлар,+ кияү һәм кәләш тавышлары, шулай ук: „Гаскәрләр Иясе Йәһвәгә рәхмәтләр укыгыз, чөнки Йәһвә игелекле.+ Аның тугры мәхәббәте мәңгелек!“+ — дип әйтүчеләрнең тавышлары кабат ишетелер“.

      „Алар Йәһвә йортына рәхмәт бүләкләре китерер,+ чөнки мин бу җирнең әсирләрен кире кайтарырмын, һәм барысы башта булган кебек булыр“,— ди Йәһвә».

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу