-
2 Елъязма 36:22, 23Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
22 Фарсы патшасы Кирның+ беренче елында, Йәһвәнең Ирмия аша әйткән сүзе+ үтәлсен өчен, Йәһвә Фарсы патшасы Кирның күңеленә бер уй салды. Шуңа күрә Кир үзенең бөтен патшалыгында мондый хәбәр игълан итеп, аны язып куярга кушты:+ 23 «Фарсы патшасы Кир болай ди: „Күкләр Аллаһысы Йәһвә миңа җирдәге бар патшалыкларны бирде+ һәм миңа Яһүд җирендәге Иерусалимда үзенә йорт төзергә боерды.+ Арагызда кем аның халкыннан булса, шуның белән Аллаһысы Йәһвә булсын, һәм ул Иерусалимга барсын“».+
-