Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Патшалар 24:11
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 11 Алар шәһәрне камауда тоткан чакта, Бабыл патшасы Нәбукаднизар үзе килде.

  • 2 Патшалар 24:13
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 13 Аннары ул Йәһвә йортындагы бөтен хәзинәләрне һәм патша йортындагы хәзинәләрне алып чыкты.+ Ул Йәһвәнең гыйбадәтханәсендәге Исраи́л патшасы Сөләйман ясаган бөтен алтын әйберләрне+ кисәкләргә кисеп ташлады, һәм бу нәкъ менә Йәһвә алдан әйткәнчә булды.

  • 2 Елъязма 36:7
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 7 Нәбукаднизар Йәһвә йортындагы кайбер әйберләрне Бабылга алып китеп, үз сараена урнаштырды.+

  • 2 Елъязма 36:18
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 18 Ул Аллаһы йортындагы бөтен зурлы-кечкенәле әйберләрне, шулай ук Йәһвә йортындагы байлыкны һәм патша белән түрәләренең байлыгын Бабылга алып китте.+

  • Езра 6:5
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 5 Шулай ук Нәбукадниза́р Иерусалимдагы гыйбадәтханәдән алып Бабылга китергән Аллаһы йортының алтын һәм көмеш савытларын+ кире кайтарсыннар. Аларны Иерусалимдагы гыйбадәтханәгә үз урыннарына куйсыннар, һәм алар Аллаһы йортында торсын“.+

  • Даниял 1:1, 2
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 1 Яһүд патшасы Йәһуәкимнең+ идарә итүенең өченче елында Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р, килеп, Иерусалимны камап алды.+ 2 Вакыт узу белән Йәһвә Яһүд патшасы Йәһуәкимне аның кулына тапшырды.+ Бабыл патшасы Аллаһы гыйбадәтханәсендәге кайбер нәрсәләрне алып, аларны Шина́р* җирендәге+ үз илаһының гыйбадәтханәсенә китерде һәм илаһының хәзинәсенә кертеп куйды.+

  • Даниял 5:2
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 2 Шәраб тәэсирендә булганда, Бәлшәзәр үз атасы* Нәбукадниза́р Иерусалимдагы гыйбадәтханәдән алып чыккан алтын һәм көмеш савытларны+ китерергә боерды. Бәлшәзәр үзенең морзалары, җарияләре һәм кече хатыннары белән бергә шул савытлардан шәраб эчәргә теләде.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу