31 Килешү сандыгы Йәһвә йортына кертеп куелганнан соң, Давыт анда җырчылар өстеннән кешеләр билгеләде.+ 32 Сөләйман Иерусалимда Йәһвә йортын төзегәнче,+ бу кешеләр изге чатырда, ягъни очрашу чатырында, җырлау өчен җаваплы иде. Алар үз хезмәтләрен үзләренә кушылганча башкарды.+