-
2 Ишмуил 16:5–7Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
5 Давыт патша Бахуримга барып җиткәч, Шау́л йорты гаиләсеннән бер кеше — Гайрәнең улы Шимгы́й+ — ләгънәт сүзләре кычкыра-кычкыра аның каршысына чыкты.+ 6 Ул Давытка һәм Давыт патшаның бөтен хезмәтчеләренә, шулай ук патшаның уң һәм сул ягындагы бөтен кешеләргә һәм гайрәтле сугышчыларга ташлар ата-ата барды. 7 Шимгый аны болай дип каһәрли иде: «Йөрмә монда, кит моннан, и-и кан коючы! Юньсез нәрсә!
-