Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Ишмуил 7:12–15
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 12 Гомерең ахыры җитеп,+ син ата-бабаларыңа кушылгач, мин синнән соң синең токымыңны* — улыңны патша итеп куярмын һәм аның патшалыгын нык урнаштырырмын.+ 13 Минем исемемә дан китерәчәк йортны ул төзиячәк,+ һәм мин аның патшалыгының тәхетен мәңгегә урнаштырырмын.+ 14 Мин аңа ата булырмын, ә ул минем улым булыр.+ Ул дөрес булмаганны кылса, мин аны кеше таягы белән һәм адәм* улларының чыбыгы белән төзәтермен.+ 15 Синең алдыңнан юк иткән Шаулны мин тугры мәхәббәтемнән аерган идем,+ ә улыңны тугры мәхәббәтемнән аермам.

  • Зәбур 132:11
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 11 Йәһвә Давытка ант иткән,

      Ул үз сүзеннән һич кире кайтмас:

      «Токымнарыңнан берәүне

      Тәхетеңә утыртырмын.+

  • Ишагыя 55:3
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 3 Колак салыгыз һәм яныма килегез.+

      Тыңлагыз, һәм җаныгыз исән булыр,

      Мин, һичшиксез, сезнең белән мәңгелек килешү төзермен.+

      Моны мин Давытка даими* күрсәтергә вәгъдә иткән тугры мәхәббәтем буенча эшләрмен.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу