23 Бөтен җир, Йәһвәгә җырла!
Аның коткаруы турында көн дә белдер!+
24 Аның данын милләтләр арасында игълан итегез,
Гаҗәеп эшләрен бөтен халыкларга сөйләгез.
25 Чөнки Йәһвә бөек һәм иң зур мактауга лаек.
Аның кебек курку-хөрмәт уятырдай бүтән илаһ юк.+