-
Рәсүлләр 13:34–37Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
34 Ул аны үледән терелтте, һәм аңа чери торган кеше тәненә кире кайтырга инде туры килмәячәк. Моның турында ул болай дигән: „Мин Давытка вәгъдә иткән тугры мәхәббәтне сезгә күрсәтеп торачакмын. Бу вәгъдәләр ышанычлы“.*+ 35 Шуңа күрә ул башка бер мәдхиядә: „Син үз тугрыңа черергә бирмәссең“+,— дип әйтә. 36 Давыт гомере буе Аллаһыга хезмәт иткән, шуннан соң, үлем йокысына талгач, үз ата-бабалары янына күмелгән, һәм аның гәүдәсе черегән.+ 37 Ә Аллаһы терелтеп торгызган зат черемәде.+
-