-
Еврейләргә 12:9–11Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
9 Әтиләребез дә бит безне тәрбияләде, һәм без аларны хөрмәт иттек. Алайса, без, яшәр өчен, рух белән тудырган Атабызга тагы да теләбрәк буйсынырга тиеш түгелме?+ 10 Әтиләребез берникадәр вакыт безгә үзләре дөрес дип тапкан тәрбия бирделәр, ләкин Аллаһы, без аның кебек изге булсын өчен,+ безгә файда булсын дип тәрбияли. 11 Әйе, тәрбия бирелгәндә, ул шатлык түгел, ә кайгы булып күренә, ләкин соңрак шул тәрбияне алучыларга тынычлык белән тәкъвалык җимеше китерә.
-