-
Зәбур 30:5Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Кичен елау килсә, иртән шатлык авазлары яңгырый.+
-
-
Ишагыя 9:3Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
3 Син халыкны ишәйттең,
Аның шатлыгын бөек иттең.
Алар синең алдыңда
Кешеләр урак өстендә шатланган кебек,
Табышны сөенеп бүлүчеләр кебек шатлана.
-
-
Ишагыя 61:1–3Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
61 Аллаһы Тәгалә Йәһвә миңа үз рухын бирде,+
Чөнки Йәһвә мине юашларга яхшы хәбәрне игълан итәргә майлады.+
Ул мине китек күңеллеләрнең яраларын бәйләргә,
Әсирләргә азатлык турында,
Тоткыннарга күзләренең киң ачылачагы турында хәбәр итәргә җибәрде.+
Кайгырганнарның барысын юатырга,+
3 Сио́н аркасында хәсрәт кичергәннәргә
Көл урынына баш киеме бирергә,
Кайгы урынына — шатлык мае,
Төшенке рух урынына мактау киеме бирергә җибәрде.
-