Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яратылыш 20:6
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 6 Шул чакта Аллаһы аңа төшендә болай диде: «Әйе, беләм, син моны саф күңел белән эшләдең. Шуңа күрә мин сине үземә каршы гөнаһ кылудан тыеп калдым һәм сиңа Сарага тияргә рөхсәт итмәдем.

  • Канун 17:12
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 12 Аллаһың Йәһвәгә хезмәт иткән руханины я хөкемчене тыңламыйча, үз-үзенә чиктән тыш ышанып эш иткән кеше үләргә тиеш.+ Син Исраилдән явызлыкны бетерергә тиеш.+

  • 1 Ишмуил 15:23
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 23 Фетнәчелек+ бит — күрәзәчелек+ кебек үк гөнаһ, һәм башбаштаклык белән үҗәтлек сихерчелек белән потка табынуга тиң. Син Йәһвә сүзен кире какканга,+ ул да сине кире кага һәм тәхетеңнән төшерә».+

  • 2 Ишмуил 6:7
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 7 Шунда Йәһвәнең Узага ачуы кабынды, һәм Аллаһы мондый башбаштаклык өчен+ аны һәлак итте.+ Шулай итеп Уза Аллаһының килешүе сандыгы янында үлде.

  • 2 Елъязма 26:16–18
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 16 Әмма зур куәткә ирешкәч, ул үз башына горур йөрәкле булып китте. Ул фимиам мәзбәхендә фимиам яндыру өчен Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә кереп, Аллаһысы Йәһвәгә карата тугрылыксызлык күрсәтте.+ 17 Әмма Азария́ рухани һәм аның белән Йәһвәнең 80 кыю рухание шунда ук аның артыннан керделәр дә, 18 Узия патшага каршы килеп, болай диделәр: «Узия, синең Йәһвәгә фимиам яндырырга хакың юк!+ Фимиамны руханилар гына яндырырга тиеш, чөнки алар — Һарунның изгеләндерелгән токымнары.+ Чык изге урыннан! Син тугрылыксыз эш иттең, мондый кылмышың өчен син Йәһвә Аллаһыдан хөрмәт күрмәссең!»

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу