Әюп 38:8–11 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 8 Диңгез корсактан чыгарга омтылгандай котырынгандаКем капкалар белән аңа чик куйган?+ 9 Мин аны болытларга төргәндә,Дөм караңгылык белән чорнап алганда,*10 Аңа чикләр куйганда,Бикләре белән капкаларын урнаштырганда+11 Һәм: „Монда кадәр җитсәң була, тик бу чикне үтмә,Горур дулкыннарың монда туктар“+,— дигәндә, син кайда идең? Зәбур 33:7 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 7 Ул диңгез суларын буа шикелле җыя,+Ярсулы суларны амбарларга туплый. Зәбур 104:6–9 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 6 Син аны, кием белән каплагандай, тирән сулар белән капладың.+ Сулар таулар өстендә торды. 7 Синең шелтәңнән алар качып китте,+Күк күкрәү тавышыңнан куркып качты8 Аларга үзең билгеләп куйган урынга. Шунда таулар күтәрелде+ һәм үзәннәр төште. 9 Син суларга чик куйдың, алар аннан чыкмасын өчен,+Бүтән беркайчан да җирне басмасын өчен. Ирмия 5:22 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 22 „Мине хөрмәт итмисеңме? — дип әйтә Йәһвә,—Син минем алдымда калтырап торырга тиеш түгелме? Мин бит комны диңгезгә чик итеп,Гасырдан-гасырга кагыйдә итеп куйдым, һәм диңгез аны бозмаячак. Дулкыннары бәрелеп торса да, җиңә алмыйлар. Үкереп-үкереп торсалар да, үз чикләреннән чыга алмыйлар.+
8 Диңгез корсактан чыгарга омтылгандай котырынгандаКем капкалар белән аңа чик куйган?+ 9 Мин аны болытларга төргәндә,Дөм караңгылык белән чорнап алганда,*10 Аңа чикләр куйганда,Бикләре белән капкаларын урнаштырганда+11 Һәм: „Монда кадәр җитсәң була, тик бу чикне үтмә,Горур дулкыннарың монда туктар“+,— дигәндә, син кайда идең?
6 Син аны, кием белән каплагандай, тирән сулар белән капладың.+ Сулар таулар өстендә торды. 7 Синең шелтәңнән алар качып китте,+Күк күкрәү тавышыңнан куркып качты8 Аларга үзең билгеләп куйган урынга. Шунда таулар күтәрелде+ һәм үзәннәр төште. 9 Син суларга чик куйдың, алар аннан чыкмасын өчен,+Бүтән беркайчан да җирне басмасын өчен.
22 „Мине хөрмәт итмисеңме? — дип әйтә Йәһвә,—Син минем алдымда калтырап торырга тиеш түгелме? Мин бит комны диңгезгә чик итеп,Гасырдан-гасырга кагыйдә итеп куйдым, һәм диңгез аны бозмаячак. Дулкыннары бәрелеп торса да, җиңә алмыйлар. Үкереп-үкереп торсалар да, үз чикләреннән чыга алмыйлар.+