19 Алар көмешләрен урамнарга чыгарып ташлар, һәм алтыннары үзләре өчен җирәнгеч нәрсә булып китәр. Йәһвәнең ярсу көнендә көмешләре дә, алтыннары да аларны коткара алмас.+ Җаннары туймас, һәм алар үз ашказаннарын тутырмас, чөнки бу аларны гөнаһка этәрә торган абыну ташы булып китте.