17 Шуннан соң Ахитафи́л Әбессәламгә болай диде: «Миңа 12 000 кешене сайлап алырга һәм төнлә торып, Давыт артыннан куа чыгарга рөхсәт итче. 2 Мин аңа арып талчыккан чагында+ һөҗүм итәрмен дә аны курку-аптырашка төшерермен. Шунда янындагы бар кешеләре качып китәр, һәм мин патшаны гына үтерермен.+